«Республика матди ярдәм (компенсацион түләүләр) үзәге» ДКУ санитар-эпидемиологик хәлне һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып, 2020 елның 13 маеннан башлап республика матди ярдәм үзәгенең 15 нче бүлегендә гражданнарны шәхси кабул итү телефон аша алдан язылып, бары тик ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша гына башкарыла.
Электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге белән Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында танышырга мөмкин. (uslugi.tatarstan.ru.)
Социаль ярдәм чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча фәнни консультацияне Буа муниципаль районында РМПҮ №15 бүлегенең "кайнар линия" телефоннары аша алырга мөмкин:
3-16-89, 3-17-03, 3-28-09, 3-55-29
Игътибар итегез, гражданнарның РМПҮ бүлекчәләренә, сулыш органнарын һәм кулларны индивидуаль саклау чараларын кулланмыйча, керү рөхсәт ителми, ягъни гражданнарның битлек (ресиратор) һәм учреждениегә кергәндә перчаткалары булу мәҗбүри.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!