"Гармония" үзәгендә «Виртуаль туризм» инновацион проекты тормышка ашырыла.

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

В Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Виртуаль туризм» инновацион проекты уңышлы тормышка ашырыла. Яңа технология гражданнарның аз мобильле категориясе, шул исәптән инвалидлар өчен аеруча актуаль. Әлбәттә, виртуаль экскурсияләр беркайчан да чынбарлыкны алыштырмаячак, әмма  ял итеп белемне арттыру  өчен бик яхшы ярдәмлек булып тора. Виртуаль турлар маршрутлары гражданнарның теләкләренә бәйле рәвештә төзелә.

Сәяхәтләр, виртуаль булса да, якты онытылмас тәэсирләр бирә, өлкән кешенең кәефен һәм тонусын күтәрә. Алар виртуаль экскурсиядән канәгать калалар һәм бөтен дөнья почмаклары буенча «сәяхәтләрен» дәвам итәргә теләк белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International