Росреестр башлыгы Олег Скуфинский Идел буе федераль округы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән күчемсез милек өлкәсендә цифрлаштыру үсеше турында фикер алышты

2020 елның 24 июле, җомга

22-23 июльдә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Олег Скуфинский Татарстан Республикасына эш визиты белән килде.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Росреестр башлыгы Олег Скуфинский Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган эшлекле очрашуда күчемсез милек өлкәсендә цифрлаштыру үсеше турында фикер алыштылар.

 

Кичә ведомство җитәкчесе Олег Скуфинский җитәкчелегендәге Росреестр делегациясе Иннополиста Идел буе Федераль регионнары вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрде, аның барышында субъектларның эшләнмәләре, шул исәптән Татарстан Республикасының геомәгълүмат 4D-моделе һәм Идел буе федераль округының хуҗалык эшчәнлегенә дистанцион мониторинг системасы тәкъдим ителде.

 " Мәгълүматларын цифрлаштыру өлкәсендә төбәк тәҗрибәсе - аеруча мөһим, чөнки нәкъ менә субъектлар үз территорияләре турында җентекле мәгълүматка ия. 9 июльдә яңгыраган Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин тәкъдиме буенча без Татарстан Республикасыннан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Самара өлкәсеннән төбәк командалары эшен җентекләп өйрәнергә планлаштырабыз. Кешеләр, бизнес һәм дәүләт мәнфәгатьләрендә сыйфатлы сервис булдыру, җирне әйләнешкә кертүнең нәтиҗәлелеген арттыру - Росреестр алдында торган мөһим һәм өстенлекле бурыч, - диде Олег Скуфинский .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International