Буа районы җитәкчесе Ранис Камартдинов районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов белән бергә "Авангард", "Бола", "Дружба", "Ямбулат" хуҗалыкларын карап чыкты һәм Буа районының Фәнил Салаватуллин крестьян-фермер хуҗалыгында булды.
Җитәкчеләр урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар. Ранис Рафис улы кырларны карады, урак эшләренең барышын бәяләде, хезмәткәрләрнең дә, эш бирүчеләрнең дә куркынычсызлык таләпләре үтәлү-үтәлмәвен тикшерде.
Моннан тыш, район җитәкчесе ындыр табакларында булды, уңышның төп күрсәткечләре белән кызыксынды. Бүгенге көнгә район буенча 2400 гектар бөртек җыеп алынган, 9 500 тонна ашлык суктырылган.
Гомумән алганда, хуҗалыкларда эш көйле оештырылган. Аграрийлар урып-җыюга республикада беренчеләрдән булып керештеләр. Район җитәкчесе тарафыннан эш темпларын тизләтү һәм югалтуларсыз уңыш җыеп алу бурычы куелды.