Буада авыл хуҗалыгы министры урынбасары катнашында семинар узды

2020 елның 24 июле, җомга

Уңышны ничек арттырырга? Бу хакта бүген Буа районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашында Буа районының "Кыят" ААҖ территориясендә узган зона семинар-киңәшмәсендә сүз барды.

Төп темалар-киләсе елда уңышлылыкны арттырырга мөмкинлек бирәчәк чаралар.

Семинарда катнашучылар язгы бодай, арпа, борчак сортлы чәчүлекләрне карадылар. Буа районында орлыкларны яңарту, уңдырышлылыкны арттыру һәм уңышлылыкны арттыру буенча яхшы тенденция баруы билгеләп үтелде.

Семинар барышында Татарстанда сөрүлекләрнең нәтиҗәлелеген һәм игенчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыру өчен 2021 елга үсемлекчелек тармагының өстенлекләре турында фикер алыштылар:

1. Технологик операцияләрне оптимальләштерү (5 тә бер);

2. Уңыш формалаштыру белән идарә итү (үзйөрешле сиптергечләр белән тәэмин итү);

3. Саклау чараларының нәтиҗәлелеген арттыру (эретмә узелларын җиһазландыру).

Илдус Габдрахманов билгеләп үткәнчә, туфрак уңышка эшләсен өчен, нәтиҗәлелеккә ирешү өчен, технологик процессларны катнаштыру кирәк.

Семинарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, агрономнар һәм Идел алды зонасы хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты. Алар алга таба эшләү өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International