Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов "Шикәрче" коммерицяле булмаган бакчачылык ширкәте бакчачылары белән очрашты.

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Очрашуда бакчачыларны борчыган күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, аерым алганда, керү һәм эчке юлларны кайда төзергә кирәклеге, яктырту һәм чүп-чар өчен бункерлар урнаштыру урыннарын билгеләү турында сөйләштеләр. «Бу елның июнь аенда күпсанлы үтенечләр буенча без бакча маршрутларын оештырдык, алар көнгә ике тапкыр йөри. Без бакча җәмгыятендә яшәүчеләр өчен барлык шартларны да тудырачакбыз-монда, республика программасын тормышка ашыру кысаларында, яңа юл төзергә, бакчачыларны су белән тәэмин итәргә, яңа яктырткычлар куярга, спорт мәйданчыгы төзергә планлаштырабыз", - диде Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов. Ширкәттә катнашучылар Ранис Камартдиновка дачниклар мәнфәгатьләрендә мәсьәләне оператив хәл иткән өчен рәхмәт белдерделәр. Очрашу ахырында район җитәкчесе "Шикәрче" ширкәте җитәкчелегенә һәм активларына Радислав Архиповка, Марат Камалетдиновка, Айгөл Латыйповага һәм башка бакчачыларга инициативалы булулары, битараф булмаганлыклары, җаваплылыгы өчен рәхмәт җиткерде  һәм WhatsApp чатында мөһим мәсьәләләр турында фикер алышырга чакырды. Исегезгә төшерәбез, элек Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов "Шикәрче" бакчачылык ширкәтен оештыру һәм уңайлыклар булдыру инициативасы белән чыккан иде. Республикада мондый ширкәтләрне төзекләндерү буенча программалар эшли. Алар нигезендә анда юллар салу, су өчен скважиналар бораулау, электр линияләре сузу мөмкинлеге бар. Хәзерге вакытта кишәрлек хуҗалары белән очрашулар үткәрелә, җитәкчелек һәр кешенең фикерен исәпкә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International