Буалыларның эшләре "Мин күкне сайлыйм!" авиация бәйрәме кысаларында балалар техник иҗаты күргәзмәсендә тәкъдим ителде.

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

"Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге" МБУнең "Икар" берләшмәсе, җитәкчесе Галятдинов Рифкать Хәсән улы, "Мин күкне сайлыйм!" авиация бәйрәме кысаларында, "Авиа һәм Ракетомодельләштерү" юнәлеше буенча балалар техник иҗаты күргәзмәсендә катнашты. Бәйрәм Казанда "Казан" гаилә үзәге янындагы территориядә узды һәм Россия авиациясенең 110 еллыгына, Татарстан АССРның 100 еллыгына һәм "Казан вертолет заводы" ачык акционер җәмгыятенең 80 еллыгына багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International