«Шәһәр мохите » федераль партия проекты кысаларында төзекләндерелгән объектларның сыйфатын тикшерү буенча рейд узды

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Буа муниципаль районында 2019 елда «Шәһәр мохите» федераль партия проекты кысаларында төзекләндерелгән объектларның сыйфатын һәм 2020 елгы объектларда эшләрнең барышын тикшереп тору буенча рейд узды.

Буа муниципаль районында 2019 елда «Шәһәр мохите» проекты кысаларында «Мәдәният скверы» җәмәгать киңлеге төзекләндерелде. 2020 елда шикәр заводы паркын реконструкцияләү бара. Хәзерге вакытта тротуарларны, велоюлларны һәм амфитеатрны төзекләндерү башкарыла.

Рейд барышында хокук бозулар ачыкланмады. Мондый рейдларны атна саен үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International