1 августтан 2019 елда эшләүче пенсионерларның пенсияләре арта

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

1 августтан Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2019 елда эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләрен яңадан исәпли башлый. Ул узган ел иминият взнослары кергән иминият пенсияләренә кагылачак.

Традицион индексациядән аермалы буларак, пенсия күләме теркәлгән коэффициентка арта, август аенда яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: ул югарырак булган саен, пенсиягә өстәмә күбрәк. Яңадан исәпләү нәтиҗәсендә максималь арту 2020 ел бәясе буенча исәпләнгән өч пенсия коэффициенты белән чикләнгән, ягъни 279 сум (2020 ел коэффициенты бәясе агымдагы 2020 елда хезмәт эшчәнлеген туктаткан очракта алына).

Яңадан исәпләнгән иминият пенсияләрен 285 302 татарстанлы алачак, шуларның 2166сы – Буа районында. Бу максатларга Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бюджетында 55 млн. сум каралган.

Иминият пенсиясен арттырудан тыш, 1 августтан пенсионерларга пенсия тупланмалары акчаларыннан: тупланма пенсиядән, ашыгыч пенсия түләвеннән һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләрдән түләүләр күләме дә арттырылачак. Әлеге яңадан исәпләү пенсионерның эше белән генә түгел (хәзерге вакытта эш бирүчеләрнең пенсия тупланмаларына күчерүләре иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә), идарәче компанияләрнең акчаларын инвестицияләү нәтиҗәләре белән дә бәйле.

Пенсия тупланмаларын яңадан исәпләү пенсионерларга, шул исәптән ашыгыч түләү алучыларга һәм тупланма пенсия алучыларга да кагылачак. Аларның айлык түләүләре 2019 елга инвестицияләү нәтиҗәләре буенча корректлау коэффициентын исәпкә алып арттырылачак. Тупланма пенсия өчен ул 9,1% тәшкил итәчәк, пенсия тупланмаларын финанслашу дәүләт программасында катнашучылар ала торган ашыгыч пенсия түләү өчен коэффициент 7,9% тәшкил итәчәк.

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27

ТР Буа шәһәрендә Пенсия фонды (районара) 8(84374)3-47-22

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru

www.vk.com/pfr_rt,

www.facebook.com/pfrrt,

www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/58408636907571

ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13,

pressa.pfr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International