Бүген, 28 июль көнне Буа муниципаль районында социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлауны тәмамлау уңаеннан тантаналы чаралар узды. Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район җитәкчесе Ранис Камартдинов, ТР мәгариф министры урынбасары Станислав Андреев, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев катнашты.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда социаль һәм мәдәни объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында Буа шәһәренең «Теремкәй» балалар бакчасы, Теңкәш авылы мәдәният йорты, Чуаш Киштәге авылында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе биналары яңартылды.
"Төзекләндерелгән торак йортлар, мәктәпләр, административ биналар, яңа архитектура объектлары, яңа балалар уен мәйданчыклары, скверлар һәм ял зоналары безнең шәһәр һәм район йөзен уңай якка үзгәртә. Бүгенге чаралар да моңа дәлил булып тора. Бу объектлар безнең район халкы өчен бик мөһим һәм кирәкле объектлар. Хәзер биредә буалыларның һәрьяклап үсеше өчен уңай шартлар тудырылган. Гамәлдәге зирәк дәүләт сәясәте ярдәмендә без куелган бурычларны нәтиҗәле хәл итә алдык», - дип ассызыклады район җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм районны төзекләндерүгә кулдан килгәнчә өлеш кертүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Шулай ук бүген Теңкәш авылында яңа спорт мәйданчыгы да тантаналы төстә ачылды.