65 яшьтән өлкәнрәк 46 буалы ташламалы даруларны, медицина әйберләрен, азык-төлек продуктларын һәм беренче чиратта кирәк-яракларны өйләренә илтеп кую хезмәтеннән файдаландылар

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре район үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре белән берлектә, диспансерлаштыруны вакытлыча туктатып тору сәбәпле, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ташламалы дару чаралары, медицина әйберләре, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк-яраклар китерү буенча эш алып баралар. "Демография” илкүләм проектының “өлкән буын” федераль проекты кысаларында сатып алынган комплекслы үзәк автотранспортында расланган график буенча алып барыла. Бүгенге көндә бу хезмәттән 46 өлкән кеше файдаланган.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International