«Акыллы ферма» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте яңара

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Район җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов бүген Буа районының Иске Мәртле авылында «Акыллы ферма» ҖЧҖдә булдылар. Алар терлекчелек биналарын, терлекләрне җәйге асрау өчен төзелә торган кардаларны, кышкы чорга азык запасларын карадылар, шулай ук сөт-товар фермасын реконструкцияләү эшләренең барышы белән таныштылар. «Шәйхаттаров» крестьян-фермер хуҗалыгында да ремонт эшләренә керешкәннәр, биредә мөгезле эре терлек симертү өчен бинага капиталь ремонт таләп ителә. Шулай ук Ранис Камартдинов «Заря» агрофирмасының Боерган бүлекчәсе кырларында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты  һәм механизаторлар, комбайнчылар белән күрешеп сөйләште.

Уракка килгәндә, 29 июльгә Буа районында 9 400 гектар ашлык җыеп алынган, 38 400 тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 40,6 центнер тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International