Торак пункт халкы, нәкъ менә Мәктәп урамында яшәүчеләр һәм Күшке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының әти-әниләре бу мәсьәләдә гражданнар җыенында ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттеләр. Су белән өзеклекләрнең сәбәбе-эчәргә яраклы су кытлыгы булган скважина. Моннан берничә ел элек яңа скважина төзекләндерелә башланды, әмма финанслау булмау сәбәпле, эшләр туктатылды. Район җитәкчесе Ранис Камартдинов ярдәме белән агымдагы елда төзелеш эшләре яңартылды һәм кыска вакыт эчендә скважина эшләтеп җибәрелде.
«Су мәсьәләсе, бигрәк тә җәйге чорда, бик кискен тора. Безнең проблемаларны хәл итүдә ярдәм иткәннәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәт», - ди авыл җирлеге башлыгы Андрей Стрелков.
Мәктәп урамындагы 26 йортта яшәүчеләр су белән тәэмин итүнең яхшыруын инде бәяләделәр дә. Хәзер 67 бала укый торган авыл мәктәбендә дә су белән өзеклекләр юк. Бу эш дәвам итәчәк. 2021-2022 елларда барлык торак пункт буенча су белән тәэмин итү челтәрләренә капиталь ремонт ясау планлаштырыла.