Буа укучыларына гадәттән тыш хәлләр вакытында нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәттеләр

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Мәктәптә "Куркынычсыз каникуллар" программасын тормышка ашыру кысаларында Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәп җәйге чорда барлыкка килергә мөмкин булган төрле хәлләрдә беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс оештырды: төтенләгәндә ярдәм күрсәтү, кояшта кызынганда  ярдәм күрсәтү, судагы бәхетсезлек очрагында ярдәм күрсәтү. Гамәли күнекмәләр "Андрюша" манекенында эшләнде. Мәктәп шәфкать туташы Мария Владимировна, ярдәм күрсәткәндә кирәкле чараларны җентекләп тасвирлады, манекенда гамәлләр алгоритмын күрсәтте. Һәр бала алган белемнәрен практикада кулланып, "Андрюше" га кирәкле ярдәм күрсәтеп тәҗрибә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International