Хәзерге вакытта Буа муниципаль районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларны телефоннар белән тәэмин итү буенча хәйрия акциясе бара. Акциянең максаты-ветераннарга ярдәм күрсәтү өчен мобиль бригадалар формалаштыру һәм бушлай кәрәзле телефоннар тапшыру. «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге составына Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, «Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе» МКУ хезмәткәрләре, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» штабы әгъзалары керде.
Хәйрия акциясе «Бердәм Россия» Бөтенроссия партиясе тарафыннан башлап җибәрелде һәм ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.
Бүгенге көндә Хәрәкәттә катнашучылар 11 ветеранга лимитсыз элемтә белән мобиль телефоннар тапшырдылар. Барлыгы 19 кеше колачланачак. Бу телефон-фронтовиклар өчен ашыгыч ярдәм һәм Россия эчендә бушлай аралашу чарасы.

