Корбан гаете мөбарәк булсын!

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле дин кардәшләр! Корбан бәйрәме - иң олы һәм изге бәйрәмнәреннән берсе. Ул Ислам диненең югары әхлакый принципларын - шәфкатьлелек, игелеклелек, кешеләргә карата мәхәббәт, якыннарыбызга карата ярату, йөрәкләребездә рухи чисталыкны сакларга ярдәм итә, изге гамәлләр кылырга чакыра, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга хезмәт итә.

Бу көннәрнең лаеклы гамәлләре рухи юмартлык һәм риясызлык үрнәге булсын иде, барчабызга да районыбыз, республикабызның чәчәк атуы хакына тырыш хезмәт кую өчен көч бирсен иде!

Сезне Корбан гаете белән кайнар котлыйм. Күркәм бәйрәмебез мөбарәк һәм хәерле булсын! Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм барлык эшләрегездә уңышлар телим.

Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International