Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара Федераль салым хезмәте хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 02.07.2020 ел, № 976 карары белән, яңа короновирус йогышын профилактикалау чараларын үткәрү өчен, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга субсидияләр бирү кагыйдәләре билгеләнгән.
Субсидия турыдан-туры клиентлар белән хезмәттәшлек итүче оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен билгеләнгән, бу профилактик һәм дезинфекция чараларына даими чыгымнар таләп итә.
Субсидия 2020 елда бер тапкыр түләүсез нигездә бирелә.
Әлеге субсидияне күздә тоткан тармаклар исемлеге РФ Хөкүмәтенең 02.07.2020 ел, № 976 карарының 3 нче кушымтасында күрсәтелгән.
Субсидия бирү шартлары булып түбәндәгеләр тора:
- 2020 елның 10 июненә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын реестрга кертү;
- 2020 елның 10 июненә ЕГРЮЛ яки ЕГРИПта күрсәтелгән икътисадый эшчәнлекнең төп төре буенча эшчәнлек алып барыла торган тармакка Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 02.07.2020 ел, №976 карарының 3 нче кушымтасы нигезендә ярдәм таләп итүче Россия икътисады тармакларына кертү.
- социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар 2020 елның 1 июленә коммерцияле булмаган оешмалар реестрына кертелергә тиеш, ә белем бирү төп эшчәнлек төре буларак күрсәтелергә тиеш;
- тау чаңгысы трассалары, пляжлар һәм кунакханәләрнең (аларның номерлары 100 номердан артмаган) хуҗалары 2020 елның 10 июненә туристлык индустриясенең классификацияләнгән объектларының бердәм исемлегенә кертелергә тиеш;
- бетерү процессының яисә банкротлык процедурасының булмавы, юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан төшереп калдыру, шәхси эшмәкәр буларак эшчәнлекне туктату, субсидия бирү турында гариза биргән көнгә салым органнарында исәптән төшерү турында карарлар;
- 2020 елның 1 июненә салымнар һәм иминият кертемнәре буенча 3 мең сумнан артмый торган недоимка булмау;
Субсидия күләме 15 мең сум һәм 2020 елның маенда һәр хезмәткәргә 6,5 мең сум тәшкил итә. Хезмәткәрләрсез шәхси эшмәкәрләр 15 мең сум акча алачак.
Хезмәткәрләр саны Россия Федерациясе Пенсия фондыннан «Иминләштерелгән затлар турында мәгълүматлар» Россия Федерациясе Пенсия фонды Идарәсенең 2016 елның 1 февралендәге 83п номерлы карары белән расланган "Иминләштерелгән затлар турында мәгълүматлар" формасы буенча хисаптан алынган мәгълүматлар нигезендә Федераль салым хезмәте тарафыннан билгеләнә.
Шәхси эшмәкәр яки оешма тарафыннан субсидия алу өчен 2020 елның 15 июленнән 15 августына кадәр оешманың урнашу урыны (ИП яшәү урыны) буенча электрон формада телекоммуникацион элемтә каналлары, салым түләүченең шәхси кабинеты (ЛК ЮЛ, ЛК ШЭ) аша, почта аша һәм шәхсән гариза бирелә.
Гаризаны салым органы автомат рәвештә тикшерә. Әгәр барлык шартлар да үтәлгән икән, Россия Федераль салым хезмәте субсидия исәпли, ә федераль казначылык түләячәк.
Субсидия алу хокукын Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында «РФ Хөкүмәтенең 02.07.2020 ел, № 976 карары нигезендә, субсидия алу хокукын тикшерү» сервисы ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә тикшерергә мөмкин.