Авыру кешене карау өчен халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Гармония» Сезгә квалификацияле белгеч табарга ярдәм итә.

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

 Теләсә кайсы кешегә кайгыртучанлык  һәм игътибар таләп ителә, әмма өлкән яшьтәге кешеләр, аз хәрәкәтләнүче яки авырып урын өстендә ятучылар өчен бу аеруча да мөһим. Туганнары һәм якыннары һәрвакыт авыруга өйдә яки стационарда даими тәрбия бирүне тәэмин итә алмый. Күпләр андыйлар белән тәүлек әйләнәсе бергә була алмый.

Әгәр нәкъ менә сез шундый авыр хәлдә калсагыз, Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә кыю рәвештә мөрәҗәгать итә аласыз. Авырулар һәм яшәү шартлары теләсә нинди катлаулы булса да, үз вакытында һәм квалификацияле карау оештырырга ярдәм итәчәкләр.

Квалификацияле белгечләр хезмәтләрне көн саен (шимбә, якшәмбе һәм барлык бәйрәм көннәрендә дә кертеп) 6шар сәгать бирә.

Тулырак мәгълүматны Буа ш., Ленин ур., 52 йорт, 1 кат, 7 бүлмә адресы буенча алырга мөмкин. Телефон 884374 33805

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International