Акцияне оештыручыларның бурычы-мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулын сузу, беренче сыйныфка баручы баланың тормышында бу көнне иң мөһим көнгә әверелдерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү.
2020-2021 уку елында Буа районында 482 бала беренче сыйныфка барачак. Әлеге акцияне тормышка ашыруда ярдәм итү максатыннан әлеге хәйрия акциясендә безнең район оешмалары һәм предприятиеләре катнашуларын һәм «Милосердие» хәйрия фонды счетына акча күчерүләрен сорыйбыз.
Акчаларны күчерү өчен «Милосердие» хәйрия фондының реквизитларын исегезгә төшерәбез:
Алучы: «Милосердие» хәйрия фонды 422430, Татарстан Республикасы, Буа ш., Ленин ур., 50 й.
ИНН 1614007384
КПП 161401001
р/с 40703810301090000126
ПАО «АК БАРС» БАНК г. Казань БИК 049205805
к/с 30101810000000000805
Түләү билгеләү: «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе, НДС каралмаган