1 августта "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Буа бүлекчәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы һәм Буа районы ЮХИДИ бүлеге хатын-кызлар арасында "Автоледи - 2020" машина йөртү осталыгы буенча республика конкурсының район этабы уздырылды.
Бәйгедә 6 катнашучы сыналды. Район бәйгесе ике этапта үтте: "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү" - компьютерда һәм "Автомобильне фигуралы йөртү" -автодромда.
Бәйге йомгаклары буенча 1 урында - Салахиева Фәния, 2 урын - Йосыпова Илсөяр, 3 урын - Гайнетдинова Айсылу.
Җиңүчеләр грамоталар, медальләр, кубоклар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр, барлык катнашучыларга чәчәкләр һәм истәлекле призлар тапшырылды.