Буа районында мәктәпләрнең уку чорына әзерлеге тикшерелә

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Буа районында яңа 2020/2021 уку елына әзерлекне тикшерү буенча мәктәпләрне карап чыгу башланды.

Яңа уку елына керергә  бер айдан да азрак вакыт калып бара. Районда бүгенге көндә 4660 укучы санала һәм барлык гомуми белем бирү учреждениеләре аларны 1 сентябрьдә кабул итәргә әзер булырга тиеш. Мәгариф учреждениеләрен киләсе яңа уку елына кабул итү комиссиясен район җитәкчесе Ранис Камартдинов үзе  җитәкли.

Комиссия әгъзалары учреждениеләр территориясен карадылар, мәктәп яны участокларын һәм биналарының торышын (эчтән дә, тыштан да) бәяләделәр; башлангыч, урта һәм өлкән звено, профильле укыту кабинетларының әзерлеге белән таныштылар. Капиталь ремонтның сыйфатын тикшерделәр.

Район җитәкчесе Боерган, Әлши һәм Иске Суыксу авылларындагы мәктәп әзерлегенә нәтиҗә ясады.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International