Бүген, 6 августта Буа муниципаль районы ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте. Флагны хөрмәтләү тантанасы шәһәребезнең үзәк мәйданында узды. Чарада район җитәкчесе Ранис Камартдинов, Буа районы Имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Буа округы протоиерее Иоанн Ткачук, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шәһәр халкы катнашты.
Ранис Рафис улы якташларын истәлекле вакыйга белән котлады: «Бүген безнең барыбыз өчен дә истәлекле һәм мөһим вакыйга - Буа муниципаль районы гербы төшерелгән тасма ТАССРның 100 еллыгы флагына беркетеләчәк. Безнең районның язмышы республика төзелеше белән тыгыз бәйләнгән. Быел Буа муниципаль районы үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә, ә шәһәргә 240 яшь тула. Без икътисадтагы казанышларыбыз, мәдәнияттәге уңышларыбыз, спортта җиңүләребез белән хаклы рәвештә горурланабыз. Ел саен район авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча Татарстанның иң яхшы районнары бишлегенә керәбез. Һәм бүгенге көннең барлык казанышларының да үткәндә ныклы нигезе бар. ТАССРның 100 еллык тарихы нәкъ менә шушы үткәннең данлыклы сәхифәсе булып тора», - дип билгеләп үтте ул һәм Буа районы гербы төшерелгән тасманы ТАССРның 100 еллыгы флагына беркетте.
Аннары ТАССРның 100 еллыгы флагы, Буа шәһәренең үзәк урамнары буйлап үтеп, республиканың Биектау районына юнәлде. Чарада катнашучылар, үз чиратында, тылда һәм Бөек Ватан сугышы фронтында үзләренең патриотик бурычларын лаеклы үтәгән ата-бабаларын искә алдылар һәм истәлекле мемориалга чәчәкләр салдылар.
Тантаналы эстафета Буа районы үзешчәннәре чыгышы белән дәвам итте.
Исегезгә төшерәбез, «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасы» проекты Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» ТАССР комерцияле булмаган оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проект Россия һәм республика этапларыннан тора. Россия этабы кысаларында флаг Россия Федерациясенең 8 федераль округында да булды, анда бәйрәм чаралары кысаларында Төбәк татар милли-мәдәни мөхтариятләре теркәлгән субъектларның флаглары төшерелгән 68 тасма төшерелде. Республика этабы республиканың барлык 43 муниципаль берәмлеге һәм ике шәһәр округы буенча узачак һәм 12 августта юбилей флагы Казан шәһәренә килеп җитү белән тәмамланачак. 30 августта Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында Эстафетаның финал чарасы узачак.