Районның авыл хуҗалыгы алдынгылары ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасында катнашты

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Буа районы кырларында бөртекле культураларны урып-җыю тулы куәтенә бара. Иртә таңнан төнгә кадәр 150дән артык комбайн урып-җыю кампаниясендә мәшгуль. Алар арасында ярыш киң җәелдерелде.

Әйтергә кирәк, районның барлык игенчеләре дә тиз һәм көйле эшлиләр. Буа районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүгенге көнгә 17895 гектар басу суктырылган, бу 31% тәшкил итә . Узган атна йомгаклары буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар суктыру буенча иң яхшы комбайнчылар да билгеләнде. Алар – «Авангард» ҖЧҖнән Дмитрий Сидоров, Илгиз Сөнгатов һәм Николай Николаев, «Дружба» ҖЧҖнән Александр Масленцев, «Заря»ҖЧҖнән Айрат Мөхәммәтшин.

Бүген район җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов аларга рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырдылар. Ә юбилей флагы эстафетасында катнашу кыр хезмәтчәннәре өчен бик истәлекле булды. Аларның һәркайсы ТАССРның 100 еллыгы флагын кулына алу, беренчеләрдән булып аны район басуларында җәелдерү һәм истәлеккә фото ясау хокукына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International