Роспотребнадзор банк карталарыннан куркынычсыз файдалануның төп кагыйдәләрен искә төшерде

2020 елның 7 августы, җомга

1.  Картаның номерын һәм Пин-кодын башкалардан яшереп сакларга. Исегездә тотыгыз, бер генә зат та (шул исәптән, банк хезмәткәрләре,карта биргән белгеч) һәм бернинди очракта да мобиль яисә стационар телефон аша Пин-кодны  яки карты чынлыгын аныклаучы кодны (CVV2 яки CVC2) соратып алырга хокуклы түгел.

2.   Беркемгә дә нинди генә шартларда да ( банк вәкиленә дә) Интернет аша үз хисап номерына керү хокукын бирмәгез!

 3.  Картагызны югалткан яисә урлаткан очракта, кичекмәстән банкка шалтыратып картагызны блоклауны сорагыз. Моны никадәр тизрәк эшләсәгез, мошенникларның аннан файдаланырга өлгерә алмаячагы да шулкадәр күбрәк.

4. Һәрвакыт үзең белән (язу кенәгәсендә яки кәрәзле телефонда) банкның контакт телефоннары һәм банк картасы номеры булырга тиеш.

5. SMS-хәбәр   картада үткәрелгән операцияләр турында тизрәк белергә мөмкинлек бирә. Клиент банкка акчаларны санкцияләнмәгән рәвештә исәптән төшерү турында хәбәр иткән саен, аның үз акчаларын кире алу мөмкинлеге дә зуррак.

 6. Барлык проблемалы хәлләрне хәл иткәндә банкның рәсми телефон номерлары буенча гына мөрәҗәгать итегез. Әгәр сезгә  башка номерга шалтыратырга тәкъдим итсәләр, ул чакта бу, мөгаен, картадан акча урлау өчен сезнең хакта һәм картагыз хакында белергә теләүче  мошенниклар.

7. Банк картасын саклау һәм куллану шартларына игътибарлы булыгыз. Аны механик, температура һәм электр магнит йогынтысына дучар итмәгез, шулай ук аңа дым эләгүдән сакланыгыз. Банк картасын кәрәзле телефон, көнкүреш һәм офис техникасы белән янәшә сакларга ярамый.

8. Карта буенча кулга акча күчерүнең билгеләнгән лимиты мошенниклар тарафыннан бу лимиттан тыш сумманы төшерүдән саклый.

Существует немало способов хищения денег с кредитных карт. Основные из них:

1. Картадан мәгълүматны күчереп алу

Ресторанда, клубта яки кибеттә счет картасы түләгәндә кулланыла. Хезмәткәр нинди дә булса сәбәп белән сезнең картаны алып китә һәм аның барлык мәгълүматларын күчерә, шул исәптән кире яктагы яшерен саннарны (CVV / СVC-код). Күрсәтелгән мәгълүматларга ия булган мошенник сезнең карта белән күп сайтларда түләү уздыра ала.

2. Фишинг

Банкның чын сайтыннан  нинди дә булса күзгә ташланмый торган вак-төяк белән аерылып торган ялган сайтлары ярдәмендә тормышка ашырыла - мәсәлән, исемдәге бер хәреф белән. Картадан файдаланучы аны үз банкы сайтына кердем дип уйлый һәм карталарның барлык кирәкле мәгълүматларын үз куллары белән кертә.  Сайт хуҗаларының бу мәгълүматлардан ничек файдаланачагын аңлатырга кирәкми.

3.Пин-кодны интернет яки телефон аша ачыклау.

Мондый ысулларны шулай ук “социаль " дип атыйлар, чөнки мошенниклар бернинди техник алымнарны кулланмый - бары коммуникабельлек һәм кеше психологиясен белеп эш итә. « Сезгә N банктан шалтыраталар. Безнең сайтыбыз җимерелде, сезнең карта мәгълүматлары урланды! Кичекмәстән картагызны блоклау өчен ашыгыч рәвештә карта номерыгызны һәм пин-кодыгызны әйтегез». Һәм кулланучы  үзенең пин-кодын үзе яздыра, шулай ук мошенникларга күрсәтелгән "хезмәт өчен" рәхмәт тә  белдерә.

Әлеге  эчтәлекле хатлар  сезнең почтага килергә мөмкин.

 Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: Банк хезмәткәрләре беркайчан да һәм нинди генә хәлләрдә дә сезнең пин-кодыгызны ачыклый алмый. Ул бары сезгә генә билгеле булырга тиеш.

«Счетны блокировкалау» турындагы хәбәр белән смс яки шалтырату алганда банкның сезнең бүлекчәсенә сайтта күрсәтелгән рәсми телефон номеры буенча шалтыратырга яки бүлеккә шәхсән килергә кирәк.

4. Картаны Пин-код яисә телефон белән бергә урлау.

 Мобиль телефон белән бергә картагызны урлаган очракта, телефонга килгән яшерен код аша, җинәятьчеләр картагыздан түләү уздырырга яисә акча салдырырга мөмкиннәр. Әгәр дә акча янчыгыгызда карта белән бергә Пин-код язылган кәгазь йортү  гадәтегез бар икән, бу сезнең акчаларны урлауны тагын да җиңелләштерә.

Уяу булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International