2020 елның 12 августыннан 13 августына кадәр Татарстан Республикасы Биектау районының Урманче бистәсе территориясендә « Авыл - кешеләр өчен. Яшьләрне җирле бергәлекне үстерүгә нәтиҗәле җәлеп итү» темасына палаткалы лагерь форматында белем бирү программасы уздырыла. Ул яшьләрнең гражданлык активлыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Проектның эксперты - «Европа Советы» тренеры, Мәскәүнең «Сколково» мәктәбе модераторы Наталья Никитина.
Чара кысаларында түбәндәге темаларга кагылышлы белем бирү программасы планлаштырыла:
Модуль 1: Төрле тыңлаучылар аудиториясе белән сөйләшә белү. Коммуникацион айкидо: тыңлаучының потенциалын үз мәнфәгатьләрендә куллану.
Модуль 2: Иҗтимагый фикер белән идарә итү: мәгънәләр формалаштыру, каршылыклар белән эшләү, иҗтимагый фикер лидерларын тәрбияләү.
Программада катнашу өчен 18-35 яшьләрдәге яшь кешеләр чакырыла: авыл территорияләренең җирле үзидарә органнары вәкилләре (авыл җирлекләре башлыклары, яшь депутатлар), район яшьләр парламенты әгъзалары һәм башкалар. Сылтама: https://forms кgle/ErDmJWmfMNGrWg5b7
Катнашучылар конкурс нигезендә тутырылган анкеталар нәтиҗәләре буенча сайлап алыначак. Урыннар саны чикләнгән.