Буа яшьләре үз проектларын тәкъдим итте

2020 елның 8 августы, шимбә

Район яшьләре «Татарстан — Мөмкинлекләр территориясе» мәгариф маркетында катнаштылар. Оештыручылар республикада яшьләргә ярдәм итү проектлары һәм чаралары турында сөйләделәр һәм грантларга заявкалар рәсмиләштерү буенча киңәшләр бирделәр. «Безнең район — Безнең киләчәк» стратегик сессиясе кысаларында яшь буалылар үз идеяләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим итә алдылар. Яшь активистлар төрле юнәлешләрдә 11 проект тәкъдим иттеләр, аларның һәркайсы, авторлар фикеренчә, район халкының тормыш-көнкүрешен һәм районның тышкы кыяфәтен яхшыртырга сәләтле. "Гаилә һәм мин" проекты оештыручылар тарафыннан билгеләп үтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International