20 августта буалыларга юридик мәсьәләләр буенча бушлай консультация бирәчәкләр

2020 елның 14 августы, җомга

20 августта район халкына түләүсез юридик мәсьәләләр буенча консультация бирәчәкләр. Видеоконференция форматындагы очрашуда Буа муниципаль районы Башкарма комитетына алдан ук мөрәҗәгать җибәреп катнашырга мөмкин.

Читтән торып үткәрелгән чарада Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, ТР буенча Суд приставларының территориаль бүлекләре һәм ТР Адвокатлар палатасы вәкилләре булачак. Оештыручы булып ТР Юстиция министрлыгы тора.

Белгечләрдән консультация алу өчен буалыларга үз сорауларын һәм мөрәҗәгатьләрен электрон почтага (Bulat.Rahmatov@tatar.ru ) алдан җибәрергә кирәк. Барлык сораулар 17 августка кадәр (дүшәмбе) кабул ителәчәк. Барлык мөрәҗәгать итүчеләрне очрашуга чакырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International