Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Профсоюз оешмасы Президиумы «Иң яхшы территориаль-тармак килешүе» республика конкурсына йомгак ясады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда әлеге республика конкурсы муниципаль берәмлекләрнең һөнәр берлекләре белән социаль партнерлыкны территориаль дәрәҗәдә гамәлгә ашыруда эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, муниципаль хезмәткәрләрнең, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең социаль-хезмәт хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен күмәк-шартнамәчел җайга салу процессларын стимуллаштыру максатларында беренче тапкыр үткәрелде.
Муниципаль берәмлекләр санын, шулай ук аларның территориаль төзелешен исәпкә алып, тәкъдим ителгән эшләр алты номинация буенча бүленгән. Буа районы “Халык саны 41 меңнән 60 меңгә кадәр булган муниципаль районнар арасында иң яхшы территориаль-тармак килешүе” номинациясендә 2 нче урынны алды. Хезмәткәрләрнең һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге йөкләмәләрен җаваплы үтәгән өчен һөнәр берлегенең республика комитеты дипломнары белән район җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм Профсоюзның ышанычлы заты Резеда Вәлиева бүләкләнде, ә муниципаль районга кыйммәтле бүләк тапшырылды.