Наркотикларга юк дип әйтик!- Сәламәтлеккә - әйе!

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

«Яшүсмер» клубы эшчәнлеге кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “ Наркотикларга юк дип әйтик!-  Сәламәтлеккә әйе!” исемле чара оештырды. Максаты-балаларда сәламәтлеккә дөрес караш формалаштыру, кеше организмына психоактив матдәләрнең тәэсире турында күзаллау, баш тарту күнекмәләрен формалаштыру.

Чара уен формасында барды. Башта балалар кешелекне яулап алырга теләгән алкоголь, никотин һәм наркотиклар турында әкият тыңладылар һәм сәламәтлекне  сакларга  кирәклек турында сөйләштеләр. Балалар алкоголь, никотин һәм наркотикларның баш мие күзәнәкләренә зыян китерүен, кеше хәтеренә, игътибарына, иҗат итү һәм уйлап табу мөмкинлеген киметүгә йогынтысы турында белделәр. Аннан туплы уен уйнап, әлеге начар күренешләргә “ Юк!” дип әйтергә өйрәнделәр. Очрашу ахырында балаларга наркоманияне профилактикалау буенча белешмәлекләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International