Балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен кием-салымга гына түгел, балалар аяк киеменә дә игътибар бирү бик мөһим.
Аяк киеме, махсус кием өлеше буларак, организмны начар метеорологик йогынтылардан (югары һәм түбән температура, яңгыр, кар, җил, тузан) һәм механик зыяннардан саклый. Балалар аяк киеме барлык гигиена таләпләренә җавап бирергә, уңайлы булырга тиеш. Аяк киеме балага индивидуаль сайлап алына. Аяк киемен үлчәүсез генә сатып алырга ярамый.
Аяк киемен сайлаганда материалга игътибар итү бик мөһим. Натураль (табигый) материаллар - тире, текстиль, киездән эшләнгәннәренә игътибар бирергә кирәк. Иң мөһим үзлеге- аяк киеменең аяк формасына туры килүе. Ул иркен һәм җиңел булырга, аякны кысмаска тиеш. Балалар аяк киеменең аяк очы түгәрәкләнеп торса яхшы, бармакларга бераз бушлык калса яхшы. Модалы очлы борынлы аяк киемен сайламаска тырышыгыз. Андыйны алган очракта да, көндәлек кию өчен түгел. Аяк киеменең табан ягы каты, тыгыз һәм аяк табанына сыланып торырга тиеш.
3 яшькә кадәрге балалар аяк киеменең табан арты ябык булуы яхшы.
Аякның яхшы фиксациясен фасоны тәэмин итә, чөнки ул аякны кирәкле хәлдә тота, аны йөргәндә төрле җәрәхәтләрдән саклый.
Үкчәсе – киң һәм 0,5-1 см. биеклектә.
Табаны – ул ярым каты, ләкин сыгылмалы булырга тиеш.
Балалар аяк киеме куркынычсызлыгы «Балалар һәм яшүсмерләр өчен билгеләнгән продукция иминлеге турында» ТРТС 007/2011 Таможня берлегенең Техник Регламенты белән регламентлана.
Әйләнешкә чыгар алдыннан балалар аяк киеме, аның билгеләнешенә карап, әлеге норматив документка сертификацияләү яки декларацияләү рәвешендә туры килүен раслау узарга тиеш. Сатучы кулланучы таләбе буенча аны эшләнмәнең гамәлдәге таләпләргә туры килүен раслаучы документ белән таныштырырга тиеш.
Бәяләү узган аяк киеме продукциянең бердәм мөрәҗәгать итү билгесе белән маркировкалана.
Аяк киеме маркировкасын игътибар белән өйрәнегез, ул рус телендә булырга һәм түбәндәге мәгълүматны үз эченә алырга тиеш: җитештерүче, модель һәм (яки) артикуле, өске материалы, куллану һәм аяк киемен карау шартлары турында.
"Экологик чиста", "ортопедия" һәм башка шундый ук күрсәтмәләрне тиешле раслаучы документбулмыйча куллану рөхсәт ителми. Балалар аяк киеменең һәр пары өифрлы маркировкаланган булырга тиеш. Бу Data Matrix ( эчендә ак һәм кара квадратлы квадрат) форматындагы уникаль код. Ул тартмага, ярлыкка (тегелгән/ тагылган) яисә товарга төшерелә. Продукцияне iOS һәм Android базасында смартфоннар өчен "Честный знак" кушымтасы ярдәмендә тикшерергә мөмкин.
Балалар ассортиментындагы продукциянең сыйфатын раслаучы документларның булмаганлыгы (кием-салым, аяк киеме, күн-галантерея эшләнмәләре һ.б.) ачыкланганда, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау максатларында, "Роспотребнадзор"га шикаять белән теләсә нинди уңайлы ысул белән (язмача да, ЕСИА да авторизация белән электрон документ формасында) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Сәламәт булыгыз!
Роспотребнадзорның Бердәм консультация үзәге
8 800 555 49 43
Кулланучылар хокукларын яклау буенча килеп туган барлык сораулар буенча Сез «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» филиалының Буа, Чүпрәле, Апас районнарындагы Консультация пунктына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз:
422430, Буа ш., Ефремов ур., 135 В йорт, яки (8-84374)3 5447 телефоны буенча