Татарстан Республикасы Буа шәһәрендә Россия Пенсия фонды идарәсе 16 яшькә кадәрге балалары булган һәм коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә түләүгә элегрәк гариза бирмәгән татарстанлыларга моны 30 сентябрьгә кадәр эшләргә кирәклекне искәртә.
Исегезгә төшерәбез, өч яшькә кадәрге балаларга ай саен 5 мең сум түләү буенча Пенсия фонды апрельдән башлап, июньнән 3-16 яшьлек балаларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр башкара башлады.
Моннан тыш, Президентның 23 июнь указына туры китереп, июльдә өстәмә бер тапкыр түләнә торган 10 меңлек өстәмә түләүгә хокук 16 яшькә кадәрге балаларның ата-аналары, уллыкка алучылары, опекуннары һәм попечительләргә бирелде. Әлеге түләүнең үзенчәлеге мөрәҗәгать итмичә - аны бирү автомат рәвештә, айлык һәм/яки бер тапкыр түләнә торган гаризалар нигезендә башкарыла.
" Балалар түләүләре каралган һәр гаиләнең аларны алырга өлгерүен телим, шуңа күрә, түләү алу өчен мөрәҗәгать итмәгән гаиләләрнең 2020 елның 30 сентябренә кадәр дәүләт хезмәтләре порталы, КФҮ яки РПФ клиент хезмәтләре аша гариза бирү мөмкинлеге булуына аеруча игътибар итәм", - дип билгеләде Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Тулырак мәгълүмат алырга, шулай ук алдан кабул итүгә язылу өчен Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлегенең контакт – үзәге номеры 2-79-27-27.
Мөһим! Гаризалар тутыру өчен киләсе документлар кирәк булачак:
-гариза бирүче паспорты;
- түләү каралган баланың туу турында таныклыгы;
- гариза бирүченең банк счеты реквизитлары (Россия почтасы бүлекчәләрендә түләү алу законда каралмаган)
- баланың опекада торуын раслаучы документлар (әгәр сез опекун булсагыз)
Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында 3 яшькә кадәрге балаларга түләү һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга түләү турында тиешле аңлатмалар урнаштырылган.