Буада мәктәп автобусларының яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр

2020 елның 29 августы, шимбә

Автобусларның торышы өчен җаваплы автотранспорт предприятиесе җитәкчелеге, белгечләр, автобус йөртүчеләр, ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләреннән торган комиссия техник төзеклекне, ГЛОНАСС, тахограф системасының төзеклеген, аптечкаларның, янгын сүндерү чараларының булуын тикшерде. Инспектор Илнур Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, моңа кадәр ачыкланган җитешсезлекләр бетерелгән. Балаларны йөртү өчен барлык транспорт чаралары яңа уку елына әзер, дип хәбәр итте.

Шушы көннәрдә ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән районга дүрт автобус кайтты. Бу автобуслар искеләрен алмаштырачак. Инспектор сүзләренчә, кагыйдәләр буенча мәктәп автобуслары 10 ел дәвамында файдаланылырга тиеш. Вакыты чыкканнан соң аларны рейстан алалар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International