Сәламәтлек саклау министры эш визиты белән Буа районында.

3 сентябрь 2020 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин Буа муниципаль районында булдылар. Аларны Буа үзәк район хастаханәсе баш табибы Рөстәм Самерханов каршы алды. Ул кунакларны районның сәламәтлек саклау өлкәсендә Росстатның кыскача статистикасы белән таныштырды һәм проблемалы сорауларны билгеләде. Аерым алганда, реанимация бүлеге өчен хастаханәнең ИВЛ аппаратларына ихтыяҗы турында да сүз булды.

Эш визиты кысаларында алар капиталь ремонттан соң кабул итү, хирургия бүлекләрен һәм "Буа үзәк район хастаханәсе"нең терапиясе бүлеген карадылар. Агымдагы елда поликлиника бинасы яңартылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, район хастаханәсенең кыяфәте елдан-ел яхшы якка үзгәрә. Биналарның эчке бүлмәләре төзекләндерелә, пациентларны дәвалау һәм медицина хезмәткәрләре эше өчен тиешле шартлар тудырыла, моның өчен баш табиб министрлыкка һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Ремонт эшләрен киләсе елда да дәвам итү планлаштырыла, чөнки ремонт таләп итә торган бүлекләр дә бар әле.

Эш сәфәре кысаларында булачак медицина кадрлары яши торган Буа медицина училищесы тулай торагы да каралды. Марат Садыйков студентлар лаеклы шартларда яшәргә тиеш дип билгеләп үтте, әлеге бинаны капиталь төзекләндерүгә ярдәм итү мәсьәләсе каралачак.

Соңрак югары дәрәҗәле кунаклар сәламәтлек саклау учреждениеләренең хезмәт коллективлары белән дә  очрашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International