Буада экологик бәйрәм

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Бу бәйрәм шәһәрнең Яшьләр паркында үтте. Кунакларны район җитәкчесе Ранис Камартдинов  сәләмләде. Ул үз чыгышында соңгы елларда экология проблемаларына аеруча игътибар бирелүен билгеләп үтте. Районда даими рәвештә экологик һәм табигатьне саклау чаралары уза, үсеп килүче буында экологик культура тәрбияләү буенча эш алып барыла. Шулай ук ул budetchisto.tatar оештыручыларына бәйрәм өчен рәхмәт белдерде, шундый әһәмиятле проектны гамәлгә ашыруда уңышлар теләде. Буалылар төрле мастер-классларда, квестларда һәм уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар. Лотерея нәтиҗәләре буенча бүләкләр уйнатылды. Район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы әзерләнгән иде. Сәхнәдә иҗади хореография һәм вокаль коллективлар һәм ялгыз башкаручылар чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International