Буа районында хезмәтне саклау буенча координация советы утырышы узды

2020 елның 4 декабре, җомга

Бүген район Башлыгы Ранис Камартдинов рәислегендә Буа муниципаль районының хезмәтне саклау буенча координация советы утырышы узды. Көн тәртибендә хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен, оешмаларда куркынычсызлык техникасын үтәү мәсьәләләре белән беррәттән яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау мәсьәләсе дә каралды. Координация советы тарафыннан предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә массакүләм чаралар уздыруны минимальләштерергә, шулай ук Роспотребнадзорның Буа районында һәм Буа үзәк район хастаханәсендә планлаштырылган чаралар турында мәгълүмат бирергә, яңа коронавирус инфекциясен, гриппны һәм ОРВИны профилактикалау чараларын үтәргә, коллективларда инфекция учакларын булдырмау чараларын күрергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International