2020 елга муниципаль программаны гамәлгә ашыру кысаларында хәзерге вакытта Буа муниципаль районында коррупция турында халык фикерен өйрәнү буенча сораштыру уза, ул 2020 елның 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Анкета аноним. Анкетада исемегезне күрсәтергә кирәк түгел. Барлык алынган мәгълүматлар гомумиләштерелгән формада гына кулланылачак. Тикшеренү онлайн режимда уза.
Сораштыру формасы Буа муниципаль районы сайтының «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә «Җәмәгатьчелек фикерен сораштыру, анкеталаштыру» - «Буа муниципаль районында коррупция торышы турында халык арасында сораштыру» бүлекчәсендә урнаштырылган. (https://buinsk.tatarstan.ru/opros-naseleniya-o-sostoyanii-korruptsii-v-buinsko.htm )
Безгә торак пунктта коррупция белән эшләр торышы турында сезнең шәхси фикерегезне белү мөһим. Бу белем җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, коррупциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән дәүләт органнарының эшен яхшыртырга ярдәм итәчәк.
Үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча муниципаль дәрәҗәдә аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән идарә карарлары әзерләнәчәк.