Форпостчылар мошенниклык профилактикасы буенча 500дән артык листовка тараттылар.

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Халыкка карата банк карталары белән мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, полицейскийлар мондый төрдәге җинаятьләрне кисәтү буенча даими рәвештә чаралар үткәрә. Шушы көннәрдә хокук сакчылары листовкалар тараткан, аларда мошенниклык схемаларының төп ысуллары һәм аларга ничек каршы торырга кирәклеге күрсәтелгән. Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре гражданнар белән профилактик әңгәмәләр үткәрде.

Банк карталарын һәм телефон элемтәсен кулланып җинаятьләр аеручаеш акча урлый башлады. Бик еш кына  гражданнарга, янәсе, банк картасын блокировкалау яки мошенникларның акчаларын салдыруга омтылуы турында хәбәр итүче банк хезмәткәрләре шалтырата. Җинаятьчеләр корбанны үз намуслылыгына инандырырга тырышып, психологик алымнар кулланалар. Шәхси мәгълүматларны хәбәр итүне сорыйлар. Гражданнар аферистларның барлык таләпләрен дулкынланып үти һәм үзләренең акчаларын югалта.

Полиция хезмәткәрләре гражданнарга мошенникларның корбаны булу куркынычын киметү өчен мөрәҗәгать итә, уяулыкны югалтмаска  өнди.

Әгәр сезгә билгесез кешедән шалтырату булса,  сезнең картадан акча салдыралар дигән сүзләр әйтелсә, кичекмәстән сөйләшүне өзегез һәм банкка картаның кире ягында күрсәтелгән  рәсми номер буенча шалтыратып хәбәр итегез.

Өстәвенә, номерны телефон клавиатурасында мөстәкыйль җыегыз. Бернинди очракта да кире шалтыратмагыз, мондый очракта, алдакчыларга эләгерсез.

Банк картагызның исеме, аның гамәлдә булу вакыты, өч урынлы кодны, ПИН-кодны, СМС-кодларны - телефон аша хәбәр итмәгез-мондый мәгълүматны мошенниклар гына сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International