Гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулу уңаеннан Буада сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Шәһәрнең үзәк мәйданында узган тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәнис Мифтахов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, районның сугышчы-интернационалистлар Советы рәисе Ринат Хәсәнов, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, яшь армиячеләр һәм форпостчылар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 15 февраль - Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне. 1989 елның бу көнендә Советлар Союзы Хөкүмәте Әфганстан территориясеннән гаскәрләрнең чикләнгән контингентын чыгара. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар сугышчы-интернационалистларның иң массакүләм категориясе булып санала. Тик, әлбәттә, Советлар, ә аннары Россия хәрбиләре, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә генә түгел, ә бәлки башка илләрдәге кораллы конфликтларда да катнаштылар.
Бүген, бу датаны йөзләгән мең россияле билгеләп үтә. Татарстаннан 11 меңнән артык сугышчы ул сугышның кырыс сынаулары аша үтте, алар арасында 165 буалы да бар. Кызганычка каршы, вакыт тынгысыз, шуларның 48е безнең арада юк инде. Без Ватан хакына гомерләрен биргән якташларыбызның әниләре, толлары һәм балалары белән бергә алар алдында баш иябез, аларның батырлыгына хөрмәтебезне белдерәбез.
Чара Буаның ял үзәгендә дәвам итте, анда Әфганстан Республикасында сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган һәм вафат булган сугышчыларның туганнары, ветераннары өчен бәйрәм концерты оештырылды. Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның барысына да, һәлак булган һәм вафат булган ветераннар гаиләләренә бер тапкыр матди ярдәм күрсәтелде һәм чәчәкләр бүләк ителде .