Россиядә 23 февральдә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу - үз иленең иреген, мәнфәгатьләрен һәм бәйсезлеген яклау, гражданнарның тынычлыгын саклауда намусы хезмәт иткән батыр һәм кыю кешеләр көне. Бу датаны бәйрәм итү алдыннан Буаның Мәдәни үсеш үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Залда хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, ветераннар, шулай ук хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре җыелды. Сәләмләү һәм котлау сүзе белән район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев мөрәҗәгать итте. Ул хәрби хезмәткәрләргә, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм тынычлык теләде. Шулай ук бу истәлекле көнне 10 гаилә үзләренең туганнары һәм аларның күмелгән урыннары турында хәбәр алды. Район хәрби комиссары Радик Төхвәтуллин да буалылар һәрвакыт үз гражданлык бурычларын лаеклы үтәделәр, дип билгеләп үтте. Кичә кунаклары өчен концерт программасы әзерләнгән иде. Ватанны саклаучыларны сәхнәдән шәһәрнең иң яхшы музыкаль һәм бию коллективлары, солистлары котлады.