Буада тагын бер терлекчелек фермасы барлыкка килде

2021 елның 19 феврале, җомга

Бүген Буада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, район башлыгы Ранис Камартдинов, фермер хуҗалыклары башлыклары катнашында сөт һәм ит юнәлешендәге терлекчелек продукциясен җитештерүне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 23 мең башка якын эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 6 меңнән артык сыер, 74 мең баш дуңгызлар. 2020 елда районда сөт җитештерү 33 мең тонна тәшкил итте, ит җитештерү 21 мең тоннадан артып китте. Терлекчелек продукциясен сатудан кергән табыш якынча 3 млрд. сум.

Районда җитештерүне арттыру, шул исәптән, хәзерге вакытта грант алучылар тарафыннан төзелә торган терлекчелек биналарын файдалануга кертү хисабына да ирешелә. Әйтик, Петр Лапшин КФХсы.  Ул бүген сөт-товар фермасы ачты. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Петр Николаевич «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасында катнашты һәм 15 миллион сумнан артык грант отты, аны 150 баш сыерга сөт фермасы төзүгә юнәлдерде.

Гарипов Ленар Наил улы хуҗалыкның уңышлы эшен аерым билгеләп үтте. «Петр Николаевичның үрнәге тырышканда һәркем үзенә һәм гаиләсенә лаеклы яшәү шартлары тәэмин итә алуын ачык күрсәтә. Куркырга кирәкми, сынап карарга һәм тырышырга кирәк», - дип ассызыклады ул.

Үҗәтлек һәм көндәлек тырыш хезмәт нәтиҗәсендә ул баш санын 146 башка җиткерә алды, шуларның 65е – сыерлар. Аның хуҗалыгында 800 кв. метрдан артык ферма, ашлык склады, үзенең саву җиһазлары, сөт суыткычы, тирес чыгару җиһазлары бар. Ул үзен эш белән тәэмин итеп кенә калмыйча, 4 кешелек  эш урыннары да булдырган.

Алга таба  киңәшмә Яшевка авылы мәдәният йортында дәвам итте, анда катнашучылар узган елда терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр. Әлеге тармакның даими рәвештә акча керү чыганагы булуын исәпкә алып, район башлыгы Ранис Камартдинов сөт һәм ит терлекчелеге продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру буенча максатчан эшне дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International