Балалар хәрәкәте активистлары «Мин хәтерлим!» республика акциясенә старт бирделәр

2021 елның 20 феврале, шимбә

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең балалар җәмәгать ярдәмчесе-Егорова Карина, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Ырынгы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, әлеге акцияне оештырды һәм үткәрде.

«Мин хәтерлим» акциясе барышында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Тимряков Кирилл Степановичны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International