"Ромашка" балалар бакчасында юкка чыга торган телләрне саклау һәм үстерү, лингвистик күптөрлелекне һәм күп телле белем бирүне үстерү, шулай ук тел һәм мәдәни традицияләр турында хәбәрдарлыкны арттыру максатыннан Халыкара туган тел көне узды. Тел - ул халык мәдәнияте. Бу көнне һәркем үз туган телебезгә карата булган мөнәсәбәт турында уйланырга тиеш.
Чара башында педагоглар 4 телдә җыр башкардылар. Тукайның "Туган тел" эстафетасын балалар күтәреп алды, алар татар, рус, чуаш телләрендә шигырьләр укыдылар, халык биюләрен башкардылар. Н.А. Ершова О.Степанованың “Таван челхе ”шигырен укып, чуаш теленең матурлыгын күрсәтте. Соңыннан педагоглар шәлле лирик татар биюен башкардылар. Бу истәлекле көндә без балаларга Идел буе халыкларының туган теленең моңлылыгын һәм матурлыгын күрсәтергә тырыштык диләр тәрбиячеләр.