Буа сәнгать мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган "Бердәм гаиләдә" дигән туган телләрнең район фестивале узды. Фестивальдә катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Назыйм кызы Садретдинова һәм Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Александровна Македонская котлады. Халыкара туган тел көнен билгеләп үткәндә, без дөньяда булган телләрнең, мәдәниятләрнең бәһасез санына ихтирамыбызны белдерәбез. Бу көндә барлык телләр дә тигез булып санала, чөнки һәркайсы тере мирас булып тора. Бүген һәркем үз туган телебезгә карата мөнәсәбәт турында уйланырга тиеш. Без аны беләбезме? Туган телебездә сөйләшәбезме? Тел бит ул-халыкның мәдәнияте, гореф-гадәтләре. Башка телләр белән танышу дөньяның кызыклы икәнен белергә һәм төрлелеген аңларга ярдәм итә. Бәйрәмдә җырлар, шигырьләр, сәхнәләштерелгән әсәрләр, төрле халык биюләре башкарылды. Чара кысаларында Туган телләр буенча республика олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны, шулай ук әлеге укучыларны әзерләгән укытучыларны бүләкләү дә булды.