Кызыл уылдыкны ничек сайларга

2021 елның 26 феврале, җомга

Кызыл уылдык сайлаганда кайбер мөһим моментларга игътибар итәргә тәкъдим итәбез. Горбуша, кета, нерка, семга, форель кебек балыклар - бик кыйммәтле азык продуктлары. Кызыл уылдыкта җиңел үзләштерелә торган аксымнар, йод, кальций, фосфор, тимер, А, D, E витаминнары, В төркем витаминнары, фолий кислотасы бар. Сыйфатлы һәм куркынычсыз продукт алу өчен кызыл уылдык сайлау кагыйдәләрен истә тоту мөһим.

· кулдан һәм рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарыннан кызыл уылдык сатып алмагыз.

· этикетканы игътибар белән укыгыз, анарда уылдык алынган балык исеме, җитештерү вакыты һәм савытларга тутырылган вакыт күрсәтелергә тиеш.

-продуктның калай савытында җитештерү датасы, "ИКРА" сүзе, җитештерүче завод номеры, смена номеры, шулай ук "Р" балык сәнәгате индексы язылырга тиеш. Игътибар итегез, язу "эчтән язылган" булырга тиеш.

-банканың капкачы изелгән булырга тиеш түгел, банка тулысынча уылдык белән тутырылырга тиеш.

-натураль продуктның уылдыклары вак, бертөрле, сибелүчән һәм тулы, пленкаларсыз һәм изелмәгән булырга тиеш.

-натураль уылдыкларның төше була, ә ясалма уылдык бертөрле.

-натураль уылдыклар йомшак кына басканда шартлыйлар, ясалма уылдык тышчасы каты, катлаулы шартлый.

- әгәр уылдыкны кайнар суга салсак, натураль икра бераз агара һәм су төбенә төшә, ә ясалма уылдык суны буяп эри.

- уылдыкны җитештерүче товар төргәгендә күрсәткән температурада суыткычта сакларга кирәк. Бу шартларны үтәгәндә продуктның сыйфатын гарантияләргә мөмкин. Ачык калай банкада уылдыкны сакламау яхшырак, аны чиста кипкән пыяла савытка салырга киңәш ителә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International