Бу мөһим! Административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарларны электрон рәвештә алырга мөмкин.

2021 елның 26 феврале, җомга

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның автоматлаштырылган фото- һәм видеофиксациясе системаларының эш нәтиҗәләре буенча чыгарылган административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарларның күчермәләрен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша электрон рәвештә алу турында мәгълүмат

Татарстан Республикасы территориясендә юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү комплексларының эш нәтиҗәләре буенча чыгарылган административ хокук бозулар турындагы карарларны электрон рәвештә алырга мөмкин.

Әлеге хезмәт Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында транспорт чаралары милекчеләренә бушлай бирелә һәм һәркем файдалана ала. Уңайлык түбәндәгедән гыйбарәт:

- карар чыгарылган көнне хокук бозу турында тулы мәгълүмат алу;

- почта бүлегенә бару кирәклеге булмаганлыктан, шәхси вакытыңны экономияләү;

- ташламалы чорда штраф түләү мөмкинлекләре.

 Тулы инструкция алырга һәм язылуны түбәндәге сылтама буенча рәсмиләштерергә мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru/esia/auth-and-confirm-requirement?callback_url=https%3A%2F%2Fuslugi.tatarstan.ru%2Fgibdd%2Fines%2Fapplication%2Findex

Шулай ук, авторизациягә турыдан-туры күчү өчен QR-кодны кулланырга мөмкин:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International