Юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен юл йөрү кагыйдәләрен бозуның фото һәм видеофиксация комплексларын урнаштыру урыннары турында мәгълүмат

2021 елның 26 феврале, җомга

Татарстан Республикасында юл хәрәкәтендә катнашучыларга автоматик режимда эшләүче Юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылу очракларын автоматик рәвештә фотога һәм видеога теркәүнең техник чараларын урнаштыру урыннары турында мәгълүмат җиткерелә.

Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның фото һәм видеофиксация комплексларын урнаштыру урыннары турындагы мәгълүмат белән җирле үзидарә органнарының рәсми интернет сайтларында, шулай ук "Идел-Нократ идарәчелеге" федераль хезмәте (http://vv-fad.ru/new_web/) һәм "Главтатдортранс" ДКУ (http://dorogi.tatarstan.ru) сайтларында танышырга мөмкин.

Моннан тыш, фото- һәм видеофиксация буенча стационар комплекслар урнаштыру турындагы белешмәләр Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында (http://гибдд.рф) актуальләштерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International