"XXI гасырның сәламәт буыны" ата-аналар конференциясендә 2 нче лицейның "Рост'ок" отряды "Мөстәкыйль балалар" проекты наркотикларга каршы "Елмаю бүләк ит" акциясе үткәрде. Әлеге балалар хәрәкәте активистлары, кызгылт сары тасмалар бәйләп, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләделәр һәм истәлеккә календарьлар бүләк иттеләр.