"Татар кызы 2021" конкурсының район этабына йомгак ясалды

2021 елның 26 феврале, җомга

1нче сәнгать мәктәбендә "Татар кызы 2021" конкурсының район этабы узды, анда 7 конкурсант катнашты. Конкурс йомгаклары буенча җиңүче булып Буа ветеринария техникумы студенты Зилә Заһидуллина танылды! Катнашучыларга традицион татар баш киеме - калфак, шулай ук мактау грамоталары тапшырылды. Зиляны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International