Буа районында яшәүче Сания Абдулла кызы Шәрәфетдинова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләде. Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр алды. Сания Абдулловна Буа районының Иске Суыксу авылында туа. Лаеклы ялга «Татарстан» колхозыннан китә. Юбилей көнендә аны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Фәнис Мифтахов, авыл җирлеге башлыгы Илдус Әхмәтшин, социаль яклау идарәсе вәкиле һәм, әлбәттә, балалары, туганнары тәбрикләде. Бүген Сания Абдулловна- оныклар тәрбияләүдә актив катнашучы бәхетле әби һәм үзенең зур, тату гаиләсе өчен хөрмәткә, ихтирамга ия кеше.