"Күренеп тор"

2021 елның 26 феврале, җомга

Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан ЮХИДИ идарәсенең Казан шәһәрендәге Буа бүлеге башлыгы С.М. Мурзакова, муниципаль хезмәткәр Санатуллина Э. И, Буа районы Алших урта гомуми белем бирү мәктәбе яшь юл инспекторлары, 1-6 сыйныф укучылары белән берлектә яктылык кайтаручы элементларны куллануны популярлаштыруга юнәлтелгән «Күренеп тор» акциясе үткәрделәр. Акция барышында укучыларга яктылык кайтаручы элементларны куллануның, билгеләнешләренең һәм төрләренең мөһимлеге турында сөйләделәр. Балаларга юлларда, җәяүлеләр аркылы чыгу урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту һәм куркынычсыз маршрутның нәрсә икәнлеген искә төшерделәр. Соңыннан акциядә катнашучыларның барысына да яктылык кайтаргыч значоклар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International